news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Николай Яковлев Казан вертолет заводының генераль директоры итеп билгеләнде

Николай Яковлев Казан вертолет заводының генераль директоры итеп билгеләнде
Фото: © Казан вертолет заводыннан

Николай Яковлев «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингына кергән Казан вертолет заводының генераль директоры итеп билгеләнде. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан вертолет заводының яңа җитәкчесе вертолетлар төзү тармагында инде 30 елдан артык эшли. Ул Ми-24/35 һәм Ми-28 хәрби боралаклары (вертолетлары), шулай ук Ми-26 транспорт-десант вертолетлары эшләп чыгара торган «Роствертол» компаниясендә хезмәт куйган. Яковлев әлеге предприятиедә гади эшчедән алып матди-техник тәэмин итү директорына кадәр олы юл узган. 2023 елның 1 февраленнән «Прогресс» Арсеньев авиация компаниясе генераль директорының беренче урынбасары булган, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Казан вертолет заводының элеккеге генераль директоры Владимир Гинсбург үз теләге белән вазифасыннан киткән. Ул предприятиене 2021 елдан бирле җитәкләде.

Моңа кадәр билгеле булганча, Казан вертолет заводы «Ансат» боралагының тәҗрибә үрнәген булдыру юнәлешендә эшли һәм аны сынарга әзерләнә. Үзбәкстан лидеры Шәүкәт Мирзиёев «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Россия һәм Үзбәкстан арасында III Төбәкара хезмәттәшлек форумы экспозициясе белән танышкан вакытта, Гинсбург аңа шул хакта сөйләгән иде. Үзбәкстан Президентын ул чагында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров озатып йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100