Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Николай Овсиенко Россия тарихын балалар бакчасыннан ук өйрәтә башларга тәкъдим итте
Россия Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко балалар бакчаларында Ватан тарихын өйрәнүне кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул КФУда төбәк тарихы дәреслекләрен эшләү буенча төбәкара конференциянең пленар утырышында әйтте.
«Ватан тарихын бишенче, хәтта беренче сыйныфтан да түгел, ә балалар бакчасының зурлар төркемендә үк өйрәнә башларга кирәк. Балаларга тарихтагы төп фактлар турында үтемле итеп сөйләргә һәм үз төбәгеңә мәхәббәт уятырга кирәк. Болар рәсемнәр, тарих буенча әкиятләр булсын. Бездә мондый тәҗрибә бар инде», – диде Овсиенко.
Аның сүзләренчә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Россия тарихын өйрәнү мәсьәләсе Тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия тарафыннан өйрәнелгән.
«Мондый идея булды. Ул тормышка ашырылыр дип уйлыйм», – диде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз