news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Николай Никифоров: Иннополиста БРИКС илләренең 10 элемтә һәм ИТ министры очраша

Николай Никифоров: Иннополиста БРИКС илләренең 10 элемтә һәм ИТ министры очраша
Фото: «Татар-информ»

2024 елда Иннополиста БРИКС илләренең 10 элемтә һәм ИТ министры очраша. Россиянең элеккеге цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, «Иннополисны үстерү» ҖЧҖ башлыгы Николай Никифоров, әлеге тәкъдимне хуплаган өчен РФ һәм ТР җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, шулай дип белдерде.

«2024 елда БРИКС тагын да киңәйде. Хәзер аңа 10 ил керә. Һәм Россия янә рәислек итүче ил. Иннополиста 10 министрны кабул итү – зур мәртәбә һәм җаваплылык», - дип язган Никифоров телеграм-каналында.

Ул билгеләп үткәнчә, БРИКС илләре элемтә һәм ИТ министрларының тарихта беренче очрашуын үткәрү 2015 елда аның өчен шулай ук зур мәртәбә булган.

«Ул чагында 5 ил һәм 5 министр иде. Россия шулай ук рәислек итүче ил булды», - дип язган спикер һәм көн тәртибенең кызыклы булачагын вәгъдә иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot