news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наил Дунаев Курган зиратында җирләнә

Наил Дунаев Курган зиратында җирләнә
Рузилә Мөхәммәтова

Камал театры фойесында легендар щепкинчы артистларның берсе Наил Дунаевны соңгы юлга озату мәрасиме бара.

«Аның сәхнәдәге йолдызы сүнсә дә, ул халык күңелендә озак яшәячәк», – диде ТР Дүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов. Ул тамашачыга күренекле артистның иҗатын җиткерү юнәлешендә телевидение белән эшләячәген әйтте.

Хушлашу сүзләрен театрның ветераннары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Əзһәр Шакиров һәм Наилә Гәрәева әйтте.

«Без бик гомерле халык булып чыктык. Бүген иң нык сәламәт курсташыбызны озатабыз. Димәк, имәннәргә дә чират җитте. Бәхил бул, Коля», – диде Равил Шәрәфиев.

Наил (Николай) Дунаев Курган зиратында җирләнә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot