Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Николаевка районының 96 еллыгына багышланган бәйрәмдә «Татар утары» оештырганнар
Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Татарлар кунакчыллык күрсәтте» дигән язма чыкты.
Николаевка эшчеләр бистәсендә районның барлыкка килүенә 96 ел булуына багышланган бәйрәм чарасы узды.
Район бәйрәмендә Зур Чирекле һәм Әхмәтле авыл мәдәният йортлары, китапханәләре, Никулино авыл җирлеге хакимият хезмәткәрләре һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек «Татар утары» оештырганнар иде. Алар тантана кунакларын милли киемнәрдән каршы алып, бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштырдылар һәм токмач кисү, татар бизәкләре белән чигү буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Зур Чирекленең «Созвездие» мәдәният үзәге җитәкчесе Г.Ягудина татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ә Ильясовлар гаиләсенең оныклары Зур Чирекле авылы тарихы белән таныштырып үтте. Бергәләп татар халкының гимнын – «Туган тел»не җырлаганнан соң, бәйрәмдә катнашучылар хуш исле чәй һәм чәкчәк белән сыйландылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз