news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Никита Шлейхер Пекинда суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабында «көмеш» яулады

Пекинда суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясенең икенче этабы ярышлары тәмамланды.

Никита Шлейхер Пекинда суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабында «көмеш» яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Пекинда суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясенең икенче этабы ярышлары тәмамланды. Ярышларның йомгаклау көнендә Татарстан спортчысы Никита Шлейхер мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Япон Самигахардагы FINA дөнья сериясе стартындагы кебек үк, «оргсинтезлы» Юлия Тимошинина белән бергә 10 метрлы каланчада микстта чыгыш ясады. Биш сикереш нәтиҗәләре буенча спортчылар 301,26 балл җыйды. Аларны бары тик җиңүче булган кытайлылар Си Йайе һәм Лиан Жунже (346,38) узды. Бронза бүләкләрне Канада вәкилләре Меган Бенфеито һәм Натан Сомбор-Мюррей (300,96) яулады.

Суга сикерү буенча FINA Дөнья сериясенең өченче этабы 26-28 апрельдә Канадада узачак. Аннан соң бөтен дөнья йолдызлары Казанга киләчәк. Башкала чираттагы тапкыр FINA Дөнья сериясенең 4нче этабын уздыру мәйданчыгы булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100