news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Никита Михалков мөһим проектлардагы кино белгечләрен мобилизациядән кичектерүне сораган

Никита Михалков мөһим проектлардагы кино белгечләрен мобилизациядән кичектерүне сораган
Никита Михалковның Кинематогрфия һәм театр сәнгате академиясенең рәсми сайтыннан алынды

Россия кинематографистлар берлеге рәисе, танылган кинорежиссер Никита Михалков хәзерге вакытта әһәмиятле проектларда катнашкан кино тармагы белгечләрен мобилизациядән кичектереп торуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга язылган хат турында ТАСС агентлыгы һәм башка Россия мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

«Беркемне дә армиядән азат итегез дип сорамыйм, мин нигездә дәүләт акчасына төшерелә башлаган, сәнгати һәм әхлакый кыйммәте булган фильмнар төшерелеп бетеп тамашачыга килеп ирешсен иде, дидем. Кино төшерү процессында кирәкле кешеләрне алуны кичектереп тору турында сүз бара», дип аңлаткан Никита Михалков мөрәҗәгатен. Аның бу сүзләрен режиссерның матбугат үзәге китергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot