Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Никита Белых мөлкәтеннән арест алынган
Шулай итеп суд экс-губернаторы һәм аның элеккеге хатыны адвокатларының шикаятен канәгатьләндергән.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәр суды Киров өлкәсе экс-губернаторы Никита Белых һәм аның хатыны Элла мөлкәтенә салынган арестны алган. "Интерфакс" корреспонденты хәбәр итүенчә, бу хакта чәршәмбе көнне Белых адвокатлары шикаятен карау нәтиҗәләре буенча суд карарында әйтелгән.
"Белых Никита Юрьевич мөлкәтенә арест салу турындагы карарны гамәлдән чыгарырга. Материалны шул ук судка судның яңа составына яңадан карарга җибәрергә",- диелгән карарда.

Шулай итеп, суд Белых һәм элеккеге хатынының барлык мөлкәтләреннән һәм счетларыннан арестны алып, шикаятьләрен канәгатьләндергән.
"Биредә бердәнбер яхшы ягы булып тикшерү барышында минем яклаудагы кешенең мөлкәтен җинаять юлы белән җыюда шикләр булуы тора",- дип белдергән Белыхның адвокаты Вадим Прохоров.
Ул арест салынган өч счетның берсендә 400 мең дә 24 сум акча булуын, ә калганнарында балансның нольдә икәнен өстәп әйткән.
Прохоров судка 1972 елда Пермьдә Белыхның әти-әниләре алган, уллары аннан өч елдан соң туган, фатир, шулай ук Мәскәү янында Одинцово районындагы элеккеге хатыны исеменә рәсмиләштерелгән йорт һәм җир биләмәсе документларын китергән.
Исегезгә төшерәбез: Никита Белых 24 июньдә Мәскәү рестораннарының берсендә ришвәт алганда тотылган була. Икенче көнне ул сак астына алына, ул хәзер "Лефортово"да . Экс-губернатор зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнгән.
Тикшерү фаразлары буенча, ул шәхсән үзе һәм арадашчы аша 400 мең евро (24,1 млн сум) "Нововятск чаңгы комбинаты" һәм" Урман хуҗалыгы идарә компаниясе"нә, шулай ук Киров өлкәсендә инвестиция проектлары һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге эшләренә ярдәм итү максатыннан алган.
Белых үз гаебен танымый.
28 июльдә ул РФ Президенты тарафыннан ышанычны югалтып, Киров өлкәсе губернаторы вазифасыннан читләштерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз