news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда никахтан тыш туган балалар саны арткан районнар билгеле

Татарстанда һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә дөньяга килә. Кайбер районнарда шундый гаиләләрдә туган балаларның арту тенденциясе күзәтелә.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырган онлайн-трансляция вакытында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.

«Узган ел тулы булмаган гаиләләрдә туган – 6,5 мең, ә быел 1,9 мең бала теркәлгән. Кайбер районнарда никахтан тыш дөньяга килгән сабыйлар саны артуга бәйле куркыныч тенденция күзәтелә. Биредә Тукай, Югары Ослан һәм Әлки районнарын мисал итеп китерергә мөмкин», - дип искәртте ул.

ЗАГС идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәктә гаилә-демографик өлкәдәге кайбер күрсәткечләр буенча тискәре динамика күзәтелә. Аерым алганда, 2022 елның беренче дүрт аенда төбәктә туучылар саны кимегән. Бала туу турында барлыгы 11,8 мең акт теркәлгән. Бу моннан алдагы чор белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100