news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яраланган солдат Айрат Мусин биш бала алып кайтырга теләвен әйткән

«Балаларыбыз барысы да татарча беләчәк», - дигән ул.

Яраланган солдат Айрат Мусин биш бала алып кайтырга теләвен әйткән
Зилә Мөбәрәкшина

11 декабрьдә Санкт-Петербургның хәрби-медицина академиясе бинасында никах укыткан, күптән түгел махсус хәрби операциядә яраланып кайткан разведчик Айрат Мусин хатыны Алия белән биш бала алып кайтырга ниятләвен әйткән.

«Айрат планнарының зурдан булуын әйтте. «Алла боерса, биш балабыз булыр һәм алар барысы да татарча беләчәк. Барысы да чын егет булачак», - дип сөйләде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «Гуманитар фәннәр буенча татар дәреслекләре (XIX йөз азагы-ХХ йөз башы)» монографиясен тәкъдим итү кичәсендә.

Тумышы белән Яшел Үзәннән Айрат Мусин 15 июньдә никахын үткәрергә тиеш булган. «Чакырулар да таратылган. Айрат Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәткә киткән иде, махсус хәрби операция вакытында, отпускасына бер атна кала, ул минага эләкте. Яраланганнан соң, Санкт-Петербургның хәрби-медицина академиясендә дәвалана. Сигез операция кичерде. Алия һәркөн иртән аның янына килеп, кичен генә өенә кайтып китә», - диде ул.

«Никахны үткәрү тарихы болай булды: көннәрдән бер көнне Айрат миңа шалтыратты. Никахны булдырмыйча калдым, никахсыз яшисем килми. Оештырыйк әле, ди. Имамыбызны чакырдым һәм без матур итеп Айрат белән Алиягә никах үткәрдек. Алия – Владивосток шәһәреннән. Айрат белән Алия мисалында чын мәхәббәтнең барлыгына ышанасың», - диде Ренат Вәлиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100