Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нигъмәтуллин: Наркоманиягә каршы көрәш мәсьәләсе берәүне дә битараф калдырмаска тиеш
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары һәм Татарстан Республикасында Наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Республиканың беренче вице-премьеры бу истәлекле датаның 1987 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелуы хакында искәртте.
«Бүген наркотикларга бәйлелек проблемасы - планета халкының сәламәтлегенә җитди куркыныч ул. Наркотик һәм токсик препаратлар куллану шәхеснең әхлакый деградациясенә китерә, организмны физик яктан тарката һәм үлемгә китерә. Шулай ук мондый кешенең туганнары һәм якыннары да газап чигә», – диде ул.
«Илебез наркотикларга каршы дәүләт сәясәтен камилләштерү, аның норматив хокукый базасын үстерү буенча эзлекле һәм реаль адымнар кабул итә, бу әлеге өлкәдә эшне көчәйтүгә, наркомания масштабларын һәм нәтиҗәләрен киметүгә ярдәм итә», – дигән ышаныч белдерде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Аның сүзләренчә, җәмгыятьтә наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашуга аңлы рәвештә тискәре мөнәсәбәт формалаштырып, дәүләт хокук саклау һәм профилактик характердагы чараларны гамәлгә ашыра. Наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары фикеренчә, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне профилактикалауга, наркотиклар куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында хәбәрдарлыкны арттыруга, актив һәм файдалы ял итү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә.
«Наркомания белән көрәш мәсьәләсе Җирдәге бер кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел. Бары тик уртак тырышлык ярдәмендә генә үсеп килүче буынны бу бәладән саклап калырга мөмкин. Иң мөһиме – сәламәтлек, аның кадерен белегез. Спорт, иҗат һәм сәламәт киләчәкне сайлагыз!» - дип сүзен төгәлләде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз