Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстан чиктәш төбәкләр белән чикләрне билгеләү эшен тәмамлады
Татарстан барлык чиктәш төбәкләр белән чикләрне билгеләүне һәм муниципаль берәмлек чикләре буенча эшне тулысынча тәмамлады. Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда ачылган XII Бөтенроссия кадастр инженерлары съездында шул хакта хәбәр итте.
Моннан тыш, республикада элегрәк исәпкә алынган объектлар турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү эше тәмамланып килә. 700 мең объектның 220 меңе турында мәгълүмат кертәсе калган.
«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән «Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыру эше дәвам итә. Татарстан Республикасы беренче төбәкләр рәтендә программаны гамәлгә ашыруга кушылды һәм шактый зур нәтиҗәләргә иреште», – дип искәртте докладчы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз