Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нигъмәтуллин алкоголь белән агулану очраклары артуга каршы көрәшергә кушты
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада алкоголь белән агуланулар саны 3 процентка арткан.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин профильле ведомстволарга республикада алкоголь белән агулану очраклары арту сәбәпләрен ачыкларга һәм күрсәткечне киметү буенча чаралар күрергә кушты. Бу хакта ул ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә белдерде.
«Игътибар таләп итә торган кайбер мәсьәләләргә тукталасым килә. «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Мария Викторовна белдергәнчә, көчле алкоголь белән агуланулар буенча имин булмаган хәл күзәтелә. Бездә агуланулар буенча да, үлем очраклары буенча да үсеш булган. Мәсьәлә җитди, мин барлык вәкаләтле министрлык һәм ведомстволардан нәтиҗәле чаралар күрүләрен сорыйм, бигрәк тә республиканың башка территориясеннән аермалы буларак, бу очрак берничә тапкыр артып киткән районнарга аеруча нык игътибар бирергә киңәш итәм», — дип билгеләп үтте ул.
Нигъмәтуллин ведомство спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен, суррогатларны кисәтү буенча чаралар күрүгә аерым игътибар бирергә, шулай ук республикада алкоголизмны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш алып барырга тиеш, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз