news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әниемнең җылы кочагы» бәйгесе игълан ителде

«Әниемнең җылы кочагы» бәйгесе игълан ителде

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Ноябрьнең соңгы якшәмбесе әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге «Әниемнең җылы» кочагы дип исемләнгән конкурс игълан итте. Ул 1 нче ноябрьдә старт алды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Анда катнашучылар әниләр турында үзләре язган шигырьләрне, эссе формасында язылган язмаларын, шулай ук башка авторларның әниләр турындагы шигырьләрен видеога сөйләп җибәрергә тиеш. Видеоларны #әниемкочагы2019 хештегы белән билгеләп, @tatarlar_kongress, @gulnazshaihi, @endzhe06, @miftahovfarid аккаунтларына язылып, инстаграмга куярга кирәк.

Тагын бер номинация — «Әниемнең җылы кочагы» темасына инша язу. Ул басма хәрефләр блән язылган А4 форматында 2 биттән артмаска тиеш. Иншаны @gazetavkt@mail.ru почтасына юлларга кирәк. Конкурсның нигезләмәсе белән конгресс сайтындагы «Рәсми басма» сәхифәсендә танышырга мөмкин. Җиңүчеләр исемнәре «Әниләр көне»ндә сайт аша игълан ителәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100