news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әниемнең җылы кочагы-2021» бәйгесе башлана

Әсәрләрнең авторы әйтелмәгән очракта, видеоролик бәйгедә катнашмый.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 8 март — Әниләр бәйрәме уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы «Әниемнең җылы кочагы-2021» конкурсын игълан итә. Бәйге 17 февральдә башлана һәм 3 мартка кадәр дәвам итә.

Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашучыларга әниләр турында җыр, яисә шигырь башкарып видеога яздырырга кирәк. Нигезләмәдә буенча, катнашучы видеоны #әниемкочагы2021 хештегы белән билгеләп, @tatarkongress, @gulnazshayhi, @endzhe06 аккаунтларына язылып, инстаграмга урнаштырырга тиеш.

Катнашучыдан үзенең яшен, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язу таләп ителә. Әсәрләрне укыганда, яисә җырлаганда, авторы әйтелергә тиеш. Бу мәгълүматлар язылмаса, ул конкурстан төшеп кала.

Кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән эшләр каралмый. Нәтиҗәләр 8 мартта ясала. Конкурс эшләрен жюри сайлап ала. Ике номинация буенча да 1,2,3 нче урыннар билгеләнә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100