news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Әнием-Мама” хәйрия фонды шәһәр һәм районнарда филиалларын булдырырга ниятли
“Бу Татарстан төбәкләрендәге күпбалалы гаиләләргә республика хәйрия чараларында катнашырга мөмкинлек бирер иде”, - ди фонд рәисе Татьяна Водопьянова
Скопировать ссылку
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген республиканың “Әнием-Мама” хәйрия фонды 2008 һәм быелның узган ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясый. Башкаланың Хезмәт сарае бинасында оештырылган утырышны фонд рәисе, ТР Профсоюзар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова алып барды, аның эшендә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, фондның вице-президенты Фәрит Мифтахов, “Әнием-Мама” газетасы баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин, шулай ук күпбалалы гаиләләр башлыклары — фонд әгъзалары да катнашты.
Үзенең чыгышында Т.Водопьянова үткән һәм агымдагы елларда эш планында билгеләнгән чараларның барысының да зур югарылыкта узуын билгеләп үтте. “Әйтергә кирәк, әти-әниләр дә актив эшчәнлек күрсәтә. Без алар белән бәйрәм чаралары гына түгел, ә шәһәр мәгариф идарәсе белән берлектә, һәр уку елы алдыннан тәрбия, әхлак темасын берләштергән ата-аналар конференциясе дә уздырабыз, - дип белдерде фонд рәисе. — Әлбәттә инде, әлеге чаралар иганәчеләр ярдәменнән башка уза алмас иде. Әйтергә кирәк, республикада хәйриячелек тә елдан-ел үсә бара һәм фондка ярдәм кулы сузучылар артканнан-арта”.
Билгеле булганча, Казанның “Әнием-Мама” хәйрия фонды инде 1999 елдан бирле эшләп килә. Шушы дәвердә башкарылган эшләр шактый. Шул ук вакытта фонд алдында торган башка мәсьәләләр, бурычлар һәм идеяләр дә юк түгел. Т.Водопьянова белдерүенчә, алдагы эшчәнлек планында республика шәһәр һәм районнарында фондның филиалларын булдыру тора. “Бу эш муниципаль район берәмлекләре башлыклары, шулай ук күпбалалы аналар ассоциациясе ярдәменнән башка була алмый. Фонд инде бу юнәлештә эшен башлады, элемтәләр урнаштырыла”, - ди фонд рәисе.
“Әнием-Мама” хәйрия фондының үз газетасы да нәшер ителеп килә. Анда оешманың эшчәнлеге турында мәгълүмат урын ала килә. Ләкин фонд моның белән чикләнеп калмас, бу юнәлештә дә тиешле дәрәҗәдә эш алып барыр, дип белдерде Т.Водопьянова.
Фондның хисап утырышы кысаларында шулай ук ревизия комиссиясе доклады, моннан тыш аның әгъзалары чыгышлары да каралган. Соңыннан исә фонд советының яңа составы сайланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot