Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нидерландта җәмәгать урыннарында никаб киюне тыячаклар
Яңа кагыйдәләр 1 августтан гамәлгә керә.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Нидерландта битне каплый торган хатын-кыз киеме киюне өлешчә тыя торган закон 1 августта үз көченә керәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Нидерланд Хөкүмәтендә искәртүләренчә, әлеге тыю бурка (пәрәнҗәгә охшаган, тән һәм битне тулысынча каплый торган хатын-кыз киеме) һәм никабка (күзләр өчен махсус тишек калдырылган хатын-кыз баш киеме) кагылачак. Яңа кагыйдәләр 1 августтан гамәлгә керә.
«Шул көннән башлап мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, Хөкүмәт биналары һәм җәмәгать транспортында йөзне каплый торган киемнәр кию тыелачак», - диелә Нидерланд Хөкүмәте тараткан пресс-релизда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз