Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нидерландта үлүчеләрнең барысы дә әгъза донорлары булачак
Голландиянең 150 депутатының 75е яңа закон проекты өчен ризалык белдереп, тавыш биргән.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Голландия парламентының икенче палатасы (Вәкилләр палатасы) әгъзалар донорлары турындагы бәхәсле закон проекты өчен тавыш биргән. Әгәр Беренче палата (Сенат) документны расласа һәм Нидерланд короле имзаласа, бу илдә яшәүчеләр үлгәннән соң органнар донорлары булачак. Бары тик кеше исемен махсус исемлеккә кертүне сораган очракта гына искәрмә булачак, дип хәбәр итә DutсhNews басмасы.
Голландиянең 150 депутатының 75е яңа закон проекты өчен ризалык белдереп, тавыш биргән, 74 кеше - каршы, тагын бер депутат утырышта булмаган. Документны Хезмәт партиясе, "Демократлар-66", Социалистик партия, "Зеленые левые" партияләре, Халык партиясеннән 7 депутат һ.б. яклап чыккан.
Донорлар турындагы документны "Демократлар-66" партиясе әгъзасы Пиа Дейкстра эшләгән. Тавыш бирү нәтиҗәләреннән соң ул шатлыгын яшермәгән. Голландияле донор системасы камилләшәчәк, бу трансплантация өчен күбрәк орган алу һәм күпләрнең тормышын саклап калу мөмкинлеге бирәчәк дип белдергән ул.
"Бу орган көткән кешеләр исемлегендә торучылар өчен яхшы хәбәр, - дип билгеләп үткән Дейсктра. Ел саен 150 гә якын кеше вафат була, аларның гомерләрен органнарны күчереп кую нәтиҗәсендә саклап калырга мөмкин булыр иде", - дигән ул. Ул шулай ук бүген Голландия трансплантологиясе башка принциплар буенча эшли, үлгәннән соң органнар доноры булу өчен махсус оешмада теркәлү зарур дип искәрткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз