news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нидерландта битне каплый торган кием киюне тыю турындагы канун үз көченә керде

Мондый законнар кайбер Европа илләрендә, аерым алганда, Франциядә, Германиядә, Бельгиядә һәм Швейцариядә гамәлдә.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Нидерландта кайбер җәмәгать урыннарында битне каплый торган кием киюне тыю турындагы канун үз көченә керде. Бу хакта Европа гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр итә.

Тыю хастаханәләргә, мәктәпләргә, җәмәгать транспортына һәм барлык дәүләт учреждениеләренә кагыла. Закон битне каплаучы теләсә кайсы кием һәм баш киемнәрен киеп йөргән өчен 150 евро күләмендә штраф салуны күздә тота. Аерым алганда, сүз мөселман пәрәнҗәсе - чадра һәм бурка, шулай ук чаңгы битлеге һәм мотоциклет шлемнары турында бара.

Җирле хокук яклаучылар, аны дискриминация дип санап, бу тыюдан канәгатьсезлек белдергән.

Мондый законнар кайбер Европа илләрендә, аерым алганда, Франциядә, Германиядә, Бельгиядә һәм Швейцариядә гамәлдә.

  • Даниядә нәкъ бер ел элек мондый тыю үз көченә керде. Әлеге кагыйдәне бозган өчен анда 1 мең Дания кронасына (134 евро) штраф каралган, ә законны дүрт тапкыр рәттән бозган өчен штраф 10 мең крон тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot