Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ниагара шарлавыгын башкорт әләме төсләре белән яктыртканнар
Башкортстан Республикасы көне хөрмәтенә Ниагара шарлавыгы зәңгәр, ак һәм яшел төсләргә кергән.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы көне хөрмәтенә Ниагар шарлавыгы Башкортстан әләме төсләре белән яктыртканнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә Канададагы ватандашларга сылтама белән "Башинформ" агентылы хәбәр итә.
11 октябрьдә 22.00 сәгатьтә (Уфа вакыты буенча 7.00 сәгатьтә) Ниагара шарлавыгының Канада өлеше Башкортстанның Дәүләт флагы төсләренә — зәңгәр, ак һәм яшел төсләргә кергән.
Бәйрәм акциясе вакытында Канада күгендә салют яңгыраган, ә күзәтү мәйданчыгында тумышлары белән Башкортстаннан булганнар милли киемнәрдә башкорт телендә җырлар җырлаган һәм баянда халык көйләрен уйнаган.
Акцияне уздыруның инициаторы - «Канада башкортлары корылтае»на нигез салучы Фәридә Сәмирханова.
- «Канада башкортлары корылтае» - халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау максатыннан булдырылган һәм башкортларны, татарларны һәм башка милләт вәкилләрен берләштерүче иҗтимагый оешма. Яңа структурага Бөтендөнья башкорт корылтае шефлык итә.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от TheBestFromRushadRakhimov (@thebestfromrushadrakhimov3978)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз