news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Татарстан флагы төсләренә керәчәк

Монреаль татарлары республикада яшәүчеләрне ТАССРның 100-еллыгы белән котлауларга кушыла.

Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Татарстан флагы төсләренә керәчәк
instagram.com/montrealtatar/

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Канаданың Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Татарстан флагы төсләренә керәчәк. Бу хакта Монреаль татарлары үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.

«ТАССР төзелүенең 100 еллык юбилее белән тәбрик итәбез! Узган елны Татарстан Республикасы көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы республика байрагы төсләренә керде, быел инде исә бу чарага Гарәп Әмирлекләрендәге Бурҗ Хәлифә һәм Екатеринбургтагы Ельцин үзәге кушылдылар. Юбилей чараларына кушылып, Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Канаданың көнчыгыш вакыты буенча кичке сәгать 10да байрагыбыз төсләренә керәчәк», — дип хәбәр итә Канаданың Монреаль шәһәре татарлары.

Шулай ук алар үтенечне хуплаган @niagaraparks администрациясенә рәхмәтләрен белдерә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

@tatarstan_official ТАССР төзелүенең 100 еллык юбилее белән тәбрик итәбез! 🎉🥳 Узган елны Татарстан Республикасы көне уңаеннан Ниагара шарлавыгы республика байрагы төсләренә 🟢⚪️🔴 керде, быел инде исә бу чарага Гарәп Әмирлекләрендәге Бурҗ Хәлифә һәм Екатеринбургтагы Ельцин үзәге кушылдылар. 😍👍🏻💯юбилей чараларына кушылып Ниагара шарлавыгы быел да 30 август көнне Канаданың көнчыгыш вакыты буенча кичке сәгать 10да байрагыбыз төсләренә керәчәк!!! 💥💥💥 Бәйрәм белән Республика! 💚🤍❤️ Безнең үтенечне хуплаган @niagaraparks администрациясенә мең рәхмәт! Сезнеңчә Empire State Building һәм Eiffel Tower бу традициягә быел кушылырлармы?! 🤪 #tatar #tatars #montrealtatar #canadatatar @rusminnikhanov

Публикация от Montreal Tatarlary (@montrealtatar)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100