news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ни хәтле атом-төш кораллары булса да, Кыямәт көне язылган вакытта киләчәк – югары мөфти

Тәлгать Таҗетдин Уфада форумда “Новости” РМА агентлыгына биргән интервьюсында Америка Президенты булып Трамп сайлануга карата фикерләрен әйткән.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдин Дональд Трампны Америка Президенты булу өчен яхшы кандидат дип саный. Бу хакта ул Уфада үткән “XXI гасырның мәгариф киңлегендә идеаллар һәм кыйммәтләр” дигән халыкара форум кысаларында  “Новости” РМАга биргән интервьюсында белдергән.

"Мин бу яхшы кандидат, дип саныйм. Ләкин әгәр дә Америка бөтен дөнья белән үзләре генә идарә итә ала дип уйласа, бу шундый ук фиргавен булачак. Бүгенге көнгә кадәр Америка моны тормышка ашырырга, дөнья проблемалары чишелешендә үзләре карашын гына тагарга тырышты. Болай килеп чыкмас.

Әгәр дә Аллаһы Тәгалә берәүләрне икенчеләре белән тоткарламаса, бездә синагога, чиркәү һәм мәчетләр җимерелер иде. Дөньяда берничә яисә ике генә булса да хәрби-сәяси һәм икътисади җитди көч булырга тиеш. Сез карагыз, Аллаһның рәхмәте, төньякта кыш башланды, көньякта – яз, бездә көн, Америкада – төн. Шулай ук кеше мөнәсәбәтләрендә - ике генә булса да як, ике караш булырга тиеш. Кешеләр бер-берсен аңларга тырышырга тиеш – конференцияләр, ил башлары очрашуларын үткәрергә тиеш.

АКШ Президенты Трамп турында әйткәндә, бу яхшы “перезагрузка” булачак. Сайлау кампаниясе вакытында әйткән сүзләрен, бер өлешен генә булса да тормышка ашырса иде, иң беренче чиратта Россия белән хезмәттәшлек итү, яхшы мөнәсәбәтләр булдыру өлкәсе турында сүз алып барам.

Изге китапларда “Сез нинди, сезнең хөкемдарларыгыз шундый булыр”, - дип языла. Бездә “чиләгенә күрә капкачы”, - диләр. Безгә Аллаһы Тәгалә Владимир Владимирович кебек президентны биргән, шуңа күрә безгә күп кенә илләр көнләшә.

Хәдисләрдә, Җәбраил фәрештә канаты кагылмыйча, бер кем дә президент, солтан, ил башы була алмас, дип әйтелгән. Без үзебез сайлыбыз кебек, әмма барысы да Алла Тәгалә кушуы буенча. Ни хәтле ракета, атом-төш кораллары булса да, Кыямәт көне язылган вакытта гына киләчәк.

Кыямәт көне Аллаһка ышанучы җирдә бер генә кеше дә калмаган очракта, кешеләр, хайваннар бер-берсен ашый, бер-берсенә нәфрәт белән тулган чакта киләчәк.

Хәзерге вакытка Россиядә генә 35 мең чиркәү, 7,5 мең мәчет төзелгән. Моны без 70 ел көттек, ул гыйбадәтханәләр төзелешен генә дигән сүз түгел, шулай ук безнең балаларны, оныкларның рухи яктан баетуны да көттек.

Барысын Америка гына хәл итәргә тиешме? Юк, җитте.

Без АКШ президенты халык теләге белән һәм Аллаһы Тәгалә кушуы буенча сайланган, дип ышанабыз. Без якын киләчәктә Якын көнчыгышта һәм Иерусалимда тынычлык урнашыр, дип ышанабыз. Анда тынычлык урнашса, аның дулкыннары бөтен дөньяга таралачак", - дигән Югары мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100