Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ни өчен очко яулый алмавыбызны аңладык – Игорь Захаркин
«Салават Юлаев» командасы баш тренеры Уфадагы уеннар алдыннан җиңелүләргә нәтиҗә ясалачак, дип белдерде.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Салават Юлаев» хоккей командасы баш тренеры Игорь Захаркин «Ак Барс» клубына ни өчен оттыруларын аңлатырга тырышты.
«Кунактагы уеннарда, кызганыч, оттырдык. Очколар туплый алмадык, ни өчен шулай булганын, уйлавымча, аңладык. Нәтиҗәләр чыгарырбыз», – диде Захаркин.
Бу урында моңа кадәр Игорь Захаркинның, «Ак Барс»ны тулысынча өйрәндек, дигән сүзләре искә төшә. Бүген «Ак Барс» аны һәм командасын ничек шаккатырган соң?
«Ак Барс» безне шаккатырмады. Шулай да аларга исәпне ачарга мөмкинлек тудырдык. Казан командасы соңгы вакытта уенына сизелерлек үзгәрешләр кертте. Матч дәвамында азактагы кебек кызу уен күрсәтеп булмады – «Ак Барс» комачау итте», – диде Игорь Захаркин.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында «Салават Юлаев» командасын отты – 2:1. Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия Уфага күчә – 26 һәм 28 февраль көннәрендә көндәшләр «Уфа Арена»да очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз