news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнгам Атнабаевның оныгы Атнабаев исемендәге ярдәм фонды ачарга тели

Әнгам Атнабаев исемендәге әлеге фонд талантлы яшьләргә үсү һәм танылу өчен юллар ачарга тиеш ди, Ләйсән Атнабаева.

Әнгам Атнабаевның оныгы Атнабаев исемендәге ярдәм фонды ачарга тели
Султан Исхаков

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева Казанда яшьләргә ярдәм итү йөзеннән махсус фонд ачарга ниятли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Казанда Әнгам Атнабаев исемендәге яшьләргә ярдәм фонды ачарга телим. Яшьләргә профессия сайлау да, эшкә урнашу, гомумән сайлау алдында калган егет-кызларга тормыш бик авыр. Моны үземнән чыгып беләм. Шуңа күрә талантлы яшьләргә ярдәм итүдә өлеш кертәсем килә”, – диде Ләйсән Атнабаева “Татар-информ”га.

Фонд билгеле бер профессия өлкәсенә караган яшьләрне генә үстерүне күздә тотмый.

“Мәктәпне тәмамлаганда, һәр укучы “нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау алдында кала. Әйтик, аның җырчы буласы килә, тик бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен, авырлыкларын аңлап бетерми. Яки юрист булырга тели бала. Шулай ук бу турыда белгәне аз. Менә шундый яшьләргә шул һөнәр ияләре белән очрашулар уздырасы, кара-каршы сөйләшүләр оештырасы, теге яки бу һөнәрнең “эчке кухнясы” белән таныштыру өчен шул оешмаларга экскурсияләр оештырасы, концерт-театрларга билетлар белән тәэмин итәсе килә”, – диде ул.

Ләйсән Атнабаева юридик факультетның аспирантурасында укый, шулай ук этика кагыйдәләре буенча махсус курслар алып бара. Моннан тыш, Ләйсәннең иҗатка да сәләте бар. Ул рус телендә шигырьләр яза.

Исегезгә төшерик, кичә Филармония концертлар залында Әнгам Атнабаевның 90 яшьлек туган көненә багышланган концерт үтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аны онлайн күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100