news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әнгам Атнабаевның беркайда да басылмаган шигырьләре җыентык булып чыгачак

Шагыйрьнең күп шигырьләре кулъязма рәвешендә сакланган.

Әнгам Атнабаевның беркайда да басылмаган шигырьләре җыентык булып чыгачак
Рамиль Гали

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның моңа кадәр беркайда да басылмаган шигырьләре җыентык булып басылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә шагыйрьнең оныгы Ләйсән Атнабаева хәбәр итте.

“Картәтәйнең беркайда да басылмаган, бүгенгәчә кулъязма хәлендә сакланган шигырьләре бик күп. Менә шул шигырьләрне җыентык итеп туплап, китап чыгарасы килә. Уфада инде без бер китап чыгаруга ирештек. Бу ел бит әле тулысынча картәтәйнең юбилей елы. Барлык туганнар риза булса, шул шигырьләрне дөньяга танытасы килә. Шушы ел эчендә китапны чыгарып өлгерсәк, без дә, картәтәйнең рухы да шат булыр иде", – диде Ләйсән Атнабаева.

Искәртеп үтик, Ләйсән Атнабаева “Татар-информ”га алдарак Әнгам Атнабаев исемендәге ярдәм фонды ачарга теләвен дә әйткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot