news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнгам Атнабаевның бер пьесасы Камал сәхнәсендә куелырга мөмкин

“Җитәкчелек белән сөйләшүләр алып барыла инде”, – диде шагыйрьнең улы Азамат Атнабаев.

Әнгам Атнабаевның бер пьесасы Камал сәхнәсендә куелырга мөмкин
Рамиль Гали

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның бер пьесасы Камал театрында куелырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га Әнгам Атнабаевның улы Азамат Атнабаев хәбәр итте.

Искәртеп үтик: исән булса, халык шагыйре Әнгам Атнабаевка 23 февраль көнне 90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, аның быел юбилей елы. Туган көнгә багышланган чаралар Уфада да, Казанда да уздырыла. 26 февраль көнне Филармониядә аның шигырьләре һәм җырларыннан торган концерт узды.

“Концерт бик ошады. Шулкадәр гадәти булмаган кичә. Мактамадылар да, илаһилаштырмадылар да әтине. Ул моны яратмас та иде. Әти нинди булды – туган көненә багышланган кичәсе дә шундый булды. Шулай да әгәр аның пьесаларыннан бер-ике күренешне сәхнәләштергән булсалар, тагын да тулырак булыр иде”, – диде.

Бу уңайдан Азамат Атнабаев әтисенең бер пьесасын Камал театры репертуарына кертү турында да әйтеп узды.

“Әтинең “Законлы никах” дигән спектаклен, бәлки, Камал сәхнәсеннән күрү бәхетенә ирешербез. Җитәкчелек белән бу хакта сөйләшүләр алып барыла”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100