news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Невролог инсультның гадәти булмаган билгеләрен атады

Сөйләмне кабул итә алмау, әйберләрне икеләтелгән итеп күрү, баш әйләнү һәм булган хәлләрне кабул итүдә кыенлыклар шулай ук инсульт чагылышлары булырга мөмкин, дип кисәтте невролог Марина Аникина. Бу хакта РИА Новости яза.

«Сөйләмне кабул итү бозылу, әйберләрне икеләтелгән итеп күрү, баш әйләнү барлыкка килергә мөмкин», - диде Аникина.

Аның сүзләренчә, симптомнар арасында хәрәкәт бозылулары гына түгел, әйләнә-тирә дөньяда булган хәлләрне кабул итү кыенлыклары да булырга мөмкин.

Аникина мондый симптомнар барлыкка килгәч үк ашыгыч ярдәм чакырырга киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot