news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Несокрушимый» фильмы бүген киноэкраннарга чыга

Фильмның сюжеты Бөек Ватан сугышы вакытындагы чынбарлык вакыйгаларга нигезләнгән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Бүген кинотеатрларда Россиядә төшерелгән «Несокрушимый» фильмын күрсәтәчәкләр. Бу хакта картинаның төшерү төркеме матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильмның сюжеты Бөек Ватан сугышы вакытындагы чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнгән. «КВ-1» танкы экипажы Ростов өлкәсендә дошманның 16 танкын, ике бронемашина һәм сигез автомашинаны юк итә. Картинаның геройлары – яшәү дәрте ташып торган егетләр. Алар бөек максатка ирешү хакына зур батырлыклар кыла.

«Мин әлеге картинада сугышның кешеләр һәм кешелек алдындагы бик куркыныч, тиңдәше булмаган җинаять икәнлеген, аның беркайчан да кабатланырга тиеш түгеллеген күрсәтергә теләдем», - диде фильмның продюсеры Ольга Погодина.

Фильмның режиссеры Константин Максимов сүзләренчә, төшерү төркеменә әлеге бәрелешнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә туры килгән. Картинада тигезсез сугышта һәлак булган геройларның чын исемнәре кулланыла. Танкистлар ролен Олег Фомин, Сергей Горобченко һәм Андрей Чернышев башкара.

Фильмда барлык сугыш күренешләре чын техника белән төшерелде, диде Погодина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100