news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратовта пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң берничә торак йорт зыян күргән

Саратовта Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүменнән соң берничә торак йорт зыян күргән. Бу хакта өлкә губернаторы Роман Бусаргин хәбәр итте.

«Саратов территориясендә дошман пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә берничә торак йорт зыян күрде, һәлак булучылар юк. Мондый очракларда милек хуҗаларына ярдәм күрсәтү механизмы инде эшләнгән», – диде губернатор социаль челтәрләрдә.

Хәзерге вакытта белгечләр зыянның күләмен бәяли, оператив штаб эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot