Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Төнге Казан – 2026» велофесты үткәрелү сәбәпле, Казанда берничә урам ябыла
«Төнге Казан-2026» велофестивален уздыруга бәйле рәвештә Казанда 11-12 июльдә транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу хакта шәһәрнең Транспорт комитеты хәбәр итә.
Чикләүләр 11 июльдә 17:00 сәгатьтән 12 июльдә 02:30 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Транспорт хәрәкәте Ташаяк, Сул як Болак, Уң як Болак, Татарстан, Пушкин, Һади Такташ, Туфан Миңнуллин, Петербург, Мәрҗани, Марсель Сәлимҗанов урамнарында, шулай ук Кремль дамбасыннан чыгу юлында туктатыла.
Моннан тыш, 11 июльдә 00:00 сәгатьтән 12 июльдә 02:30 сәгатькә кадәр машина йөртүчеләр чикләүләр кертелгән урам участокларындагы муниципаль парковкалардан да файдалана алмаячак. Уң як Болак, Сул як Болак, Һади Такташ, Петербург һәм Туфан Миңнуллин урамнарында парковкалар вакытлыча ябыла.
Машина йөртүчеләргә маршруттагы үзгәрешләрне алдан ук исәпкә алырга һәм хәрәкәтнең альтернатив юлларын сайларга кушалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз