Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Непалда су басу зонасыннан 2,2 меңнән артык кешене эвакуацияләгәннәр
Непалда су басу зонасыннан 2,2 меңнән артык кешене эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр итә ТАСС.
«2 265 кеше, шул исәптән 163 чит ил гражданины, Непал Армиясе вертолетлары белән эвакуацияләнгән. 200 кеше җир өсте төркемнәре тарафыннан коткарылган. 1 706 яралыга ашыгыч медицина ярдәме үзәкләрендә медицина ярдәме күрсәтелгән», - диелә хәбәрдә.
Эзләү-коткару операцияләре дәвам итә. Аларда 6,5 меңнән артык хәрби хезмәткәр җәлеп ителгән.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Непалда су басу вакытында 626 кеше һәлак булган. Тагын 2,5 меңе хәбәрсез югалган дип санала. Россиянең ике гражданины коткарылган, тагын 7 Россия гражданы югалган дип санала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз