news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Немец журналистлары татарстанлылар тормышын өйрәнә

Кичә республика башкаласына Германиянең җәмәгать эшлеклеләре һәм әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары килде

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Кичә Казанга Германиянең җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлары делегациясе килде. Кунаклар беренчек көнне үк ТР Журналистлар берлеге рәисе, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова белән очрашты.
Германиянең 22 җәмәгать эшлеклесе һәм әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары журналистларыннан торган делегация Үзәк һәм Көнчыгыш Ауропа буенча танышу сәфәре кысаларында Казанга килде. Алар 19-23 июньдә Мәскәүдә эшләгән, биредә алар 3 көн булачак. Россиядә алаорның эшләре якшәмбе төгәлләнәчәк.
Немец кунакларының Россиягә визиты үзенчәлеге илне “эчтән” күрергә теләүдә. Шуның өчен кичә алар Казан буенча җәяү, җәмәгать автотранспортында йөрде. Германиянең каләм ияләре Журналистлар йортына җәяү килде, биредә алар Татарстан хезмәттәшләре белән очрашты.
Очрашуда ТР Журналистлар берлеге рәисе, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Берлек рәисе урынбасары, “Казанские ведомости”ның баш редакторы Венера Якупова, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Владимир Шевчук, “Азатлык – Свободная Европа” радиостанциясенең Казан бюросы шеф-мөхәррире Римзил Вәлиев катнашты.
Римма Ратникова чит ил кунакларына республиканың социаль-икътисади хәле, шулай ук Татарстанда гаммәви мәгълүмат чаралары үсеше турында сөйләде. Аннары очрашу сәгатьтән артык “сорау-җавап” рәвешендә дәвам итте.
Бүген Германия журналистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре делегациясе Россиядә дин мәсьәләләрен өйрәнергә планлаштыра. Кунаклар ТР Президенты Аппарты вәкилләре белән очрашырга, Кол Шәриф мәчетендә, Казан университетында булырга, студентлар белән аралашырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot