news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Немец галиме татар язучылары турында онлайн-архив ясалуын әйтте

Онлайн-архивтагы язмаларны аудио форматта тыңларга мөмкин булачак.

Немец галиме татар язучылары турында онлайн-архив ясалуын әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Галимнәр татар язучылары хакында онлайн-архив булдырырга тели. Әлеге архивтагы язмаларны аудио форматта тыңларга мөмкин булачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Германиянең Кавказны өйрәнү, татар һәм Төркестан тикшеренүләр институты (IКАТАТ) директоры, галим Мисте Хотопп-Рике хәбәр итте.

"Кавказны өйрәнү, татар һәм Төркестан тикшеренүләр институты (IКАТАТ) Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә. Әдипнең кызы Чулпан ханым белән аралашабыз. Архивтан Муса Җәлилнең соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләрен эзләп таптык. Тиздән архивтагы кайбер мәгълүмәт белән онлайн форматта танышырга мөмкин булачак. Анда язучыларның тормыш һәм иҗат юлы хакында язмалар урнаштырырга телибез. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән уртак сайт булдырырга планлаштырдык. Хәзер сөйләшүләр алып барабыз. Бу эштә Татарстан Милли музее филиалы Муса Җәлилнең музей-фатиры хезмәткәрләре дә ярдәм итәргә әзер", - диде ул.

Мисте Хотопп-Рике әйтүенчә, онлайн-архивта язмаларны аудио форматта да тыңларга мөмкин булачак. Сайтта татар халкының фольклоре, вәгазьләр, әкият, җырлар урнаштырылуы көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100