Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Немец язучысы Гресслер Муса Җәлил турындагы «Кара урман» фильмына югары бәя бирде
Чын вакыйгаларга нигезләнгән бу вакыйга безне тәэсирле күренешләре, сюжет линияләренең гармонияле үрелеше һәм актерларның уйнавы белән мавыктыра. Немец язучысы Гюнтер Гресслер режиссер Радик Кудояровның «Кара урман» фильмы турында әнә шулай дип белдерде.
«Башта мин бу тулы метражлы фильмга шикләнеп карадым, ул ике сәгать ярым дәвам итә. Әмма һәр секунд, һәр күренеш, һәр диалог мине һаман да ныграк җәлеп итте», диелә рецензия текстында.
Гресслер билгеләп үткәнчә, бу картинада кешеләрнең хисләре, фикерләре һәм экстремаль шартлардагы гамәлләре беренче планда.
«Без упкынны һәм шаккатыргыч рәхимсезлекне, шулай ук кешелек хисләренең намуслылыгын һәм бөеклеген күрәбез. Даими каршылыкта булып, алар идеологиядә, хакимияттә һәм көчсезлектә чагыла. Бу минем фильмны караган вакытта туган беренче фикерләрем генә. Бу вакыйга сезнең белән кала һәм кинозалда күргәннәргә кабат – кабат әйләнеп кайтырга һәм яңа мәгънәләр ачарга мәҗбүр итә», - дип өстәде ул.
Радик Кудояров шул ук вакыйгаларны Украинага яки Якын Көнчыгышка күчерә алыр иде, дип ышана язучы.
«Бу барыннан да элек сугышка каршы фильм, актуаль. Балалар белән күренешләр, аерым алганда, безгә өмет бирә. Беркем дә үтерүче булу өчен тумый, әмма бәхетле, нормаль тормыш алып бару өчен бу дөньяга килә. Һәм хәтта «яхшы егетләрнең» җинаятьчеләрдән әхлакый өстенлекләрендә кимчелекләре бар. «Яхшылык» һәм «явызлык» арасындагы ара без уйлаганга караганда кечерәк, ә идеология һәм ялгыш карашлар гадәттә кешелекне башка юнәлешкә алып китә. Фильмның ышандырырлык идеясе шунда да инде», - дип йомгаклады Гресслер.
«Кара урман» фильмы татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның тарафдарларының батырлыгына багышлана. 1944 елның августында Җәлил һәм аның тарафдарлары Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Әлеге фильмда Җәлилнең эчке дөньясы күрсәтелә. Бу картинада аның герое, барыннан да элек, язмыш ихтыяры белән Туган иленнән еракта калган шагыйрь буларак күренә. Ләкин үз язмышын аңлап та, ул шигырьләре аша өенә кайту юлын эзли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз