Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда билгесез кеше торак йорт янындагы ике автомобильгә ут төрткән
Казанда билгесез кеше Кайбыч урамында парковкада торган автомобильләргә ут төрткән. Шәһәр берләшмәләренең берсендә шул хакта видеоролик чыкты. Кадрлардан күренгәнчә, бер егет автомобиль артында зажигалка кабыза. Тиздән машина яна башлый, янәшәдә торган икенче автомобильгә дә ут каба. Интернет челтәрендә хәбәр итүләренчә, моңа кадәр дә шул ук җинаятьче парковкага керү юлында чүп-чарга ут төрткән булган. Бу шулай ук күзәтү камерасы объективына эләккән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын төнге сәгать икеләр тирәсендә Кайбыч урамындагы 5нче йорт янында чыккан. Kia Ceed автомобиленең арткы өлеше, шулай ук бамперы, арткы фарасы һәм Hyundai x35 машинасының номер рамы янган. Янгынның мәйданы биш квадрат метр тәшкил иткән, зыян күрүчеләр юк. Фаҗиганең сәбәбе - ут төртү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз