Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районында төзек булмаган телевизордан янгын чыккан, ир-атның тәне пешкән
Бүген Татарстанның Алабуга районы Мальцево авылында Каринка урамындагы йортта янгын чыккан.
Ут белән көрәшүчеләр килгәндә янкормалы бер катлы агач йортны ялкын телләре ялмап алган була. Янгынның мәйданы 70 квадрат метр тәшкил иткән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, йортта яшәүче алты кеше үзләре урамга чыгып өлгергән.
Янгын нәтиҗәсендә 39 яшьлек ир-атның кулы һәм аркасы пешкән, ул хастаханәгә барудан баш тарткан.
Янгынның электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан. Йортта яшәүчеләр сүзләренчә, төзек булмаган телевизордан башта төтен күтәрелгән, аннары яна башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз