Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нейрочелтәрләр аркасында югалырга мөмкин булган һөнәрләр билгеле
Ясалма интеллект әлегә хезмәт хакларының кискен төшүенә китерми, әмма кайбер эшләрнең бәясен үзгәртә, дип яза РИА Новости.
Иң беренче чиратта текстлар әзерләү, мәгълүматларны эшкәртү, гади тәрҗемәләр һәм хисаплар төзү белән шөгыльләнүчеләр куркыныч астында.
«Куркыныч зонасында — junior-копирайтерлар, контент-менеджерлар, ярдәмнең беренче линиясе операторлары, маркетингта ассистентлар, товар карточкалары буенча белгечләр, яшь дизайнерлар, катлаулы булмаган материалларны тәрҗемә итүчеләр», – диелгән хәбәрдә.
Нейрочелтәрләр секунд эчендә караламалар, товарлар тасвирламасы яки идеяләр сайлап алырга сәләтле. Бу бизнес өчен процессларның үзкыйммәтен киметә.Әмма эш бирүчеләр шул ук түләү өчен күбрәк эш эшләүне таләп итәчәк, бигрәк тә фриланс һәм массакүләм сервис һөнәрләре өлкәсендә.
Озак вакытлы перспективада ясалма фәһемне җитештерүчәнлекне арттыру коралы буларак кулланучылар җиңәчәк. Аларның кыйммәте бурычлар куя белү, нәтиҗәләрне тикшерү һәм хаталарны төзәтү, чи мәгълүматларны сыйфатлы материалга әйләндерү белән билгеләнәчәк, дип яза агентлык.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз