news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нейпьидодагы илче: Мьянма Россия туристлары арасында бик популярга әйләнә ала

Мьянма – туризм ягыннан бик перспективалы юнәлеш, ә турыдан-туры авиаэлемтәләр булдырылгач, Россиядән сәфәрләр саны уннарча тапкыр артырга мөмкин. Россиянең Нейпьидодагы илчесе Николай Листопадов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бу ил сәяхәтчеләр өчен. Өйрәнелмәгән ил, дип әйтергә була. Шуңа күрә монда киләчәк Россия туристлары үзләрен ачышлар ясаган беренче кешеләр итеп тоячак. Россиядән туристлар агымы ковидка кадәрге чорда үсә барды, елына биш меңгә якын иде», – диде ул «Россия 24» эфирында.

Илче аңлатып узганча, хәзерге вакытта Россия һәм Мьянма арасында турыдан-туры авиаэлемтә урнаштыру буенча фикер алышалар, ә ул ике яктан да туристлар санын сизелерлек арттырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100