news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Нефтяник" хоккей клубында матбугат конференциясе булды

«Татнефть» ААҖ генераль директоры, ТР хоккей федерациясе президенты Наил Маганов хоккей клубының яңа җитәкчесе белән таныштырды.

(Әлмәт, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Ирина Апачаева). «Нефтяник» хоккей клубында матбугат конференциясе булып узды, дип яза җирле басма.

«Татнефть» ААҖ генераль директоры, ТР хоккей федерациясе президенты Наил Маганов хоккей клубының яңа җитәкчесе белән таныштырды.

«Нефтяник» хоккей клубының яңа җитәкчесе итеп итеп моңа кадәр «ТМС-Групп» УК директоры урынбасары булып эшләгән Мансур Усманов билгеләнде. Наил Маганов хоккей клубының элеккеге генераль директоры , 18 ел дәвамында әлеге вазифаны башкарган Җәмил Насретдиновка рәхмәтләрен җиткерде.

– Эш дәверендә хоккейны профессиональ дәрәҗәгә җиткерү, безнең команданың абруен күтәрү буенча зур эш башкарылды. Мансур Усманов безнең компаниядә төрле участокларда эшләде һәм үзен һәр җирдә грамоталы, иҗади, оста оештыручы итеп танытты. Аңа уңышлар телибез! – диде ул һәм яңа генераль директорга җитәкче портфелен тапшырды.

Наил Өлфәтович компаниянең киләчәктә дә хоккей клубына ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды.

Очрашуда район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул «Татнефть» ААҖ һәм шәхсән Наил Магановка төбәктә спорт үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен җылы сүзләрен ирештерде. Хоккей – кыйммәтле спорт төре. Бозы да, спорт киемнәре һәм башкалары кирәк. Нефтьчеләр боларның барысын да кайгырта.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, «Нефтяник» хоккей клубы президенты Ринат Шәфигуллин да шәһәрдә һәм районда хоккей белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булуын искәртте. Чынлап та, шәһәрдә ишегалларында, авылларда хоккей уйнау өчен махсус тартмачыклар төзелгән, балалар аларда рәхәтләнеп кәшәкә суга. Яшьләр дә үзләренең уеннары, җиңүләре белән сөендереп тора. Хоккей клубы президенты алда зур планнар торуын да әйтте. Мансур Усманов үз чиратында алга куелган бурычны тормышка ашыру өчен барлык көчен куячагына ышандырды.

Наил Маганов журналистларның сорауларына җавап биреп, клубның үсеш планы билгеләнүен, яңа максатлар куелуын бәян итте.

– Замана үзгәреп тора. Без балаларга белем кебек үк спорт та бик да кирәк дип саныйбыз. Балалар спорты – ул безнең өчен нигез. Профессиональ клубларга гына түгел, һәвәскәр уенчыларга да теләктәшлек күрсәтәбез. Камиллеккә чик юк. Үсәргә, киләчәккә ышанычлы атларга кирәк, – диде генераль директор.

Үз спортчыларыңны әзерләү, абруйлы чемпионатларда алда бару системасын үстерү һәм башкалар – көнүзәк мәсьәләләр әнә шулар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100