news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нефтьнең барреле 68 долларга кадәр кыйммәтләнгән

"Российская газета" язуынча, нефтькә бәяләр 70 долларга җитәчәк.

Нефтьнең барреле 68 долларга кадәр кыйммәтләнгән
Рамиль Гали

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Brent маркалы нефть кыйммәтләнә бара. Ул чәршәмбе көнне  2,1 процентка артып, 68,01 доллар булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә, дип җиткерә “Российская газета” .

Экспертлар фикеренчә, нефтькә бәяләр Ирандагы протестлар аркасында үсә. Шул сәбәпле, дөнья базарын нефть белән тәэмин итү проблемалары туарга мөмкин.

"Российская газета" язуынча, нефтькә бәяләр 70 долларга җитәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100