Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нефтькә бәяләр нык һәм тотрыклы кимүе РФ бюджетын яңадан карауга китерергә мөмкин - Медведев
Флуктуацияне күзәтүчеләр мондый чаралар тәкъдим итми, дип ассызыкады Россия Премьер-министры
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Нефтькә бәяләр нык һәм тотрыклы кимүе Россия бюджетының төп нигезләмәләрен яңадан карауга китерергә мөмкин. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев бүгенге брифингта хәбәр итте, дип белдерә "Новости" мәгълүмат агентлыгы.
"Бәя параметрлары хакында сөйләсәк, чыннан да, нефть хаклары нык кимү бюджет сәясәтенең төп нигезләмәләрен яңадан карауга китерергә мөмкин. Әмма бу, чыннан да, нык һәм тотрыклы төшү булырга тиеш, ә менә бу флуктуацияләр - бер барреле 79, 81, 85 доллар - бу, әлбәттә, ул хакта түгел. Әмма бәя кимү дәвам итсә һәм бу җитди төшү булса, безгә билгеле карарлар кабул итәргә туры киләчәк, - бөтен илләр дә шулай эшләде..." - диде журналистларга Премьер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз