news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нефтеюганск татарлары уздырган әдәби-музыкаль кичәдә Зөһрә Шәрифуллина да катнашкан
Милләттәшләр җырчының "Су буенда учак яна", "Бер вакыт кына", "Кайда сез яшьлек елларым" кебек популяр җырларына кушылып җырлаган.
Скопировать ссылку
(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина белән оста гармунчы Азат Хәлимов Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче татарлар каршында чыгыш ясаган. Бу хакта Сургут шәһәре милли-мәдәни татар автономиясе хәбәр итә.
"13 апрель көнне Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче татар - башкорт халкы өчен "Утыраек әле бүген кич!" дип аталган әдәби - музыкаль чара узды. Әлеге чарага махсус кунак итеп Казан шәһәреннән Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина белән оста гармунчы Азат Хәлимов килгән иде. Алар үзләренең иң яраткан җырларын тамашачыларга бүләк итте", диелә хәбәрдә.
Нефтеюганскида яшәүче татарлар Зөһрә Шәрифуллинаның "Су буенда учак яна", "Бер вакыт кына", "Кайда сез яшьлек елларым", "Яшәп туймадык әле" кебек популяр җырларын тыңлаган, җырчыга кушылып җырлаган.
Калада яшәүче милләттәшләр чараны оештыручыларга һәм Татарстаннан килгән артистларга рәхмәт җиткерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2