Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нефтехимик», бер алкага калышып, «Ак Барс»ка җиңелде
Бүген Түбән Каманың «Нефтехимик» һәм Казанның «Ак Барс» командалары арасындагы хоккей матчында Казан уенчылары отты. Уен Түбән Камада узды.
Беренче периодның уникенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов исәпне ачты (1:0).
Икенче периодның сигезенче минутында, «Нефтехимик» күпчелектә уйнаганда, Евгений Митякин гол кертте (1:1).
Өченче периодның ундүртенче минутында Григорий Денисенко «Ак Барс»ны кабат алга чыгарды (1:2). Период ахырында «Нефтехимик» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, шул вакытта «Ак Барс» алканы буш капкага кертте, гол авторы – Кирилл Семенов (1:3). Период ахырына 35 секунд калганда, Герман Точилкин Түбән Кама командасының артка калышуын киметә алды (2:3).
Командалар составы:
«Нефтехимик»
- Озолин (Долганов);
- Белозеров – Митякин – Шәфигуллин, Сериков – Пастухов;
- Барулин – Дергачев – Попугаев, Хафизуллин – Федотов;
- Точилкин – Хоружев – Николишин, Хлыстов – Профака;
- Надворный – Квартальнов – Артамонов (Решетников), Чмыхов.
«Ак Барс»
- Билалов (Арефьев);
- Барабанов – Семенов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Хмелевский – Сафонов – Галимов, Карпухин – Марченко;
- Алистров – Фисенко – Денисенко, Фальковский – Лучевников;
- Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов).
23 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә «Ак Барс» Санкт-Петербургта Шанхайның «Драконнар»ына каршы көч сынашачак, ә «Нефтехимик» 14:00 Түбән Кама бозында Уфаның «Салават Юлаев» командасын кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз