Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нефтехимик» бакчачылык ширкәте идарәсенең элеккеге рәисе зур чыгым өчен кулга алынган
Түбән Камада «Нефтехимик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте идарәсенең элеккеге рәисен өй арестына җибәрделәр. Ул зур күләмдә акча туздыруда гаепләнә. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Түбән Кама прокуратурасы таләбе буенча, элегрәк үз йортында кондиционер сатып алу өчен ширкәт акчасын урлауда гаепләнгән эш фигурантына карата тагын ике җинаять эше кузгатканнар. Хәзер аны бетон һәм катер өчен шәхси понтонга ярты миллион сумга якын акча туздыруда шикләнәләр.
Узган елның октябрендә ир-ат тикшерү вакытында вазифасыннан читләштерелгән. Шуңа да карамастан, ул вәкаләтләрен башкаруын дәвам итә һәм нәтиҗәдә үз вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе буенча чираттагы җыелыш оештыра. Шуннан соң ир-атны тоткарлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз