Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нефтехимик» – «Ак Барс» хоккей матчы Казан командасы файдасына тәмамланды
Бүген Түбән Каманың «Нефтехимик» һәм Казанның «Ак Барс» хоккей командалары каршылыгында Казан уенчылары җиңде. Уен Түбән Камада узды.
Беренче периодның унберенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Фисенко исәпне ачты (0:1). Унөченче минутта Григорий Денисенко гол кертте (0:2). Унҗиденче минутта Дмитрий Яшкин «Нефтехимик» капкасына өченче алканы кертте (0:3).
Икенче периодның уналтынчы минутында Дмитрий Яшкин дубль ясады (0:4).
Өченче периодның сигезенче минутында «Нефтехимик» сакчысы Лука Профака гол кертте (1:4).
Командалар составы:
«Нефтехимик»
- Долганов (Озолин);
- Шәфигуллин – Хоружев – Точилкин, Хафизуллин – Федотов;
- Белозеров – Митякин – Юртайкин, Сериков – Пастухов;
- Капустин – Николишин – Барулин, Профака – Хлыстов;
- Селезнев – Сушко – Надворный (Решетников), Кудашов.
«Ак Барс»
- Билалов (Бердин);
- Барабанов – Семенов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Алистров – Хмелевский – Денисенко, Карпухин – Марченко;
- Биро – Сафонов – Галимов, Фальковский – Князев;
- Дыняк – Фисенко – Җамалтдинов (Бровкин).
13 ноябрьдә «Ак Барс» Казанда Мәскәү «Динамо»сына каршы көч сынашачак, ә 14 ноябрьдә «Нефтехимик» Түбән Кама бозында Мәскәүнең ЦСКА командасын кабул итәчәк. Матчлар 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз