news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нефтехимик» – «Ак Барс» каршылыгында бердәнбер алканы Казан командасы уенчысы кертте

«Нефтехимик» – «Ак Барс» каршылыгында бердәнбер алканы Казан командасы уенчысы кертте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командалары көч сынашты. Җиңүне 1:0 исәбенә «Ак Барс» яулады. Матч Түбән Камада узды.

Беренче периодның өченче минутында «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий әлеге уендагы бердәнбер голны кертте (0:1).

Икенче һәм өченче периодлар голларсыз үтте. «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов бер алка да керттермәде. Декабрьдәге уенда да «Нефтехимик» «Ак Барс» капкасына бер алка да кертә алмыйча җиңелгән иде.

Командалар составы:

«Нефтехимик»

  • Тихомиров (Долганов);
  • Ди –Митякин – Селезнёв, Ковалёв – Хлыстов;
  • Белозёров – Дергачёв – Сетдиков, Сериков – Пастухов;
  • Брюквин – Жукенов – Соколов, Сидоров – Кашников;
  • Корбит – Ураков – Шәфигуллин, Гәйнуллин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв;
  • Кошелев– Семёнов – Барбер, Князев – Миллер;
  • Галимов – Сафонов – Петров, Адамчук – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Марченко.

«Ак Барс»ның киләсе уены Сочида узачак. «Сочи» командасына каршы матч 16 гыйнварда 19:30 сәгатьтә башлана. «Нефтехимик»ның Ярославльдәге «Локомотив»ка каршы уены шул ук көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100