Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нефтехим»да һәлак булган янгын сүндерүчене дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкләр
«Түбән Кама Нефтехим»да янгынны сүндергәндә һәлак булган янгын сүндерүчене күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Элегрәк «Татар-информ» 29 нчы янгын часте отделениесенең 27 яшьлек командиры Марат Нәҗиповның 31 мартта батырларча һәлак булуы турында язган иде. Ул гадәттән тыш хәл урынына беренчеләрдән булып килде һәм шунда ук кешеләрне коткарырга ташланды. Ул вакыйгаларның иң кызган җиренә килеп эләгә - нәкъ менә шул вакытта шартлау ишетелә. Марат тормыш белән ярашмаслык җәрәхәтләр ала. Ул вакытта аның тагын өч хезмәттәше зыян күргән.
Марат Нәҗипов белән хушлашу тантанасы бүген Түбән Камада узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз