news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нефтекамада татар мәдәнияте айлыгы бара

Шәһәрнең “Иҗат үзәге”ндә исә “Татар кызы” бәйгесенең төбәк этабы оештырылачак.

Нефтекамада татар мәдәнияте айлыгы бара
tatar-congress.org

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Башкортостан республикасының Нефтекама шәһәрендә быел апрель ае “Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы” буларак үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара кысаларында 9нчы мәктәптә “Татар балалар язучылары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция оештырылды. 13нче мәктәптә исә “Тукай моңнары” республика бәйгесенең шәһәр этабы узды. Бәйгегә килгән укучылар Тукай шигырьләрен татар, башкорт, рус, мари, инглиз, төрек, казах телләрендә сөйләделәр.

12нче мәктәптә туган тел укытучылары, ата-аналар белән берлектә, татар телендә «Карга боткасы» бәйрәме уздырды. Милли киемнәр киенгән балалар, йолага туры китереп, башта “өйдән өйгә йөреп” ярма, май, шикәр, тоз җыйды, “хуҗа”ларны бәйрәмгә чакырып чыкты. Бәйрәм барышында төрле милли уеннар уйналды, укучылар татар фольклорын белүдә көч сынашты.

Кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм килгән кунаклар тарафыннан бик яратылып кабул ителде. “Сабый күңеленә салынган мондый энҗеләрнең бәһасе бәяләп бетергесез”, – диде ата-аналар.

Бәйрәм чаралары апрель ае буе дәвам итәчәк. 10нчы мәктәптә “Минем гаиләм татар телендә сөйләшә” кичәсе узачак, барлык мәктәпләрдә дә “Татар аш-сулары”, “Тукай көне” дип исемләнгән чаралар үткәреләчәк. Шәһәрнең “Иҗат үзәге”ндә исә “Татар кызы” бәйгесенең төбәк этабы оештырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100