news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Нефтекамада “Дуслык моңы-2010” бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Татар һәм башкорт башкаручыларының “Дуслык моңы” бәйгесендә быел да күп төбәкләрдән һәм илләрдән 50дән артык талант ияләре көч сынашты
Скопировать ссылку
(Уфа, 30 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә “Дуслык моңы-2010” халыкара иҗат бәйгесе тәмамланды.
Татар һәм башкорт башкаручыларының “Дуслык моңы” бәйгесендә быел да күп төбәкләрдән һәм илләрдән 50дән артык талант ияләре көч сынашты. Башкортстан районнарыннан, Төркиядән, Казакъстаннан, Татарстан Республикасыннан, Ырымбур, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм башка төбәкләрдән җыр-моңга маһир милләттәшләр тамашачыларга бәйрәм дә оештырды дип әйтергә була. Нефтекамадагы шушы матур бәйрәмдә, һәрвакыттагыча, 16-35 яшьлек һәвәскәр башкаручылар һәм музыка училищеларының беренче сыйныф укучылары катнашты.
Бәйгенең гала-концертында җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү аеруча тантаналы була, быел да шулай үтте ул. Ярышмада өченче урынны Мәскәүдән Редик Ефремов, Нефтекамадан Илгиз Камалетдинов, Балтач районыннан Элмир Җиһангиров һәм Иглин районыннан Фәһим Токымбәтов алды.
Киеренке бәйгедә икенче урынны Татарстаннан яшь җырчы Алина Прокофьева яулады. Ә инде беренче урынга Баймак районыннан Зилия Бәхтиева белән Татарстанның Алабуга шәһәреннән Азат Кәримов менде. Аларга утызар мең сум акчалата бүләк тапшырылды.
Бәйгегә шулай ук Татарстанның һәм Башкортстанның Мәдәният министрлыклары үзләренең махсус бүләкләрен дә әзерләгән иде. Татарстан Республикасының махсус бүләкләренә Бөре шәһәреннән Фирдания Сөләйманова белән Чиләбе өлкәсеннән Әлфия Хафизова лаек дип табылды.
Быелгы җыр-моң бәйрәменең төп үзенчәлеге – анда гран-при бирелмәве булды. “Сәләтле башкаручылар бик күп булды, әмма быел бераз репертуарның сай булуы, конкурсантларның күбрәк татар һәм башкорт композиторлары әсәрләрен генә башкаруы билгеләнде, - ди жюри рәисе, профессор Миләүшә Мортазина. - Без исә халык җырларына күбрәк дикъкать итәбез һәм аларны сәхнәгә күбрәк чыгаруны максат итеп куябыз.
Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкиле Зөлфирә Салихова да “Дуслык моңы” бәйгесенең матур үтүен билгеләде һәм аның ике тугандаш республика арасындагы сәнгать күперләрен ныгытучы зур чараларның берсе булуын әйтте.
Соңгы елларда абруе үскән бу сәнгать бәйгесе елдан-ел үзенең географиясен киңәйтә бара. Җырчыларның чыгышларына быел да бәяне абруйлы жюри бирде. Алар арасында Башкортстанның танылган җырчылары һәм сәнгать белгечләре генә түгел, ә Татарстаннан да яраткан җырчыларыбыз Рөстәм Маликов, Зөһрә Сәхәбиева, Зөлфия Шакирова, Риф Гатауллин да бар иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot