Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нефтекамада «Ак калфак энҗеләре» коллективы балаларга «Кәккүк чәе» бәйрәме ясаган
Башкортстан татарлары конгрессы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, Нефтекама шәһәренең «Белем» полилингваль мәктәбендә җәйге лагерьга йөрүче балалар белән «Кәккүк чәе» бәйрәме үткәргәннәр.
Чараны «Ак калфак энҗеләре» фольклор коллективы (җитәкчесе Светлана Вәлиева) оештырган.
«Укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, шулай ук төрле кошлар, шифалы уләннәр белән танышты, табышмаклар чиште, түгәрәк уеннар уйнады. Ямьле бәйрәм өчен мәктәп коллективына да, ак калфаклы апаларга да зур рәхмәт! Балалар беләкәйдән халкыбызның йолаларын белеп үссә, үскәч тә онытмас!» дип яза Гөлнара Гыйлемханова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз